Кадрлар резервына кертүгә конкурс игълан итү

2014 елның 19 феврале, чәршәмбе

Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгы түбәндәге дәүләт граждан хезмәте вазыйфалары буенча кадрлар резервына кертүгә конкурс игълан итә:

Җәмәгать судьялары эшчәнлеген тәэмин итү бүлеге башлыгы
Квалификацион таләпләр: югары юридик белем, әйдәүче яисә өлкән төркем дәүләт граждан хезмәте вазыйфаларында кимендә ике ел дәүләт хезмәте стажы йә белгечлек, әзерлек юнәлеше буенча кимендә өч ел эш стажы.

Җәмәгать судьялары эшчәнлеген тәэмин итү бүлеге башлыгы урынбасары
Квалификацион таләпләр: югары төзелеш белеме, өлкән яисә кече төркем дәүләт граждан хезмәте вазыйфаларында кимендә бер ел дәүләт хезмәте стажы йә белгечлек, әзерлек юнәлеше буенча кимендә ике ел эш стажы.

Җәмәгать судьялары эшчәнлеген тәэмин итү бүлеге әйдәүче белгече
Квалификацион таләпләр: югары икътисадый яисә техник белем, өлкән яисә кече төркем дәүләт граждан хезмәте вазыйфаларында кимендә бер ел дәүләт хезмәте стажы йә белгечлек, әзерлек юнәлеше буенча кимендә ике ел эш стажы.

Җәмәгать судьялары эшчәнлеген тәэмин итү бүлеге әйдәүче белгече
Квалификацион таләпләр: югары юридик яисә икътисадый белем, өлкән яисә кече төркем дәүләт граждан хезмәте вазыйфаларында кимендә бер ел дәүләт хезмәте стажы йә белгечлек, әзерлек юнәлеше буенча кимендә ике ел эш стажы.

Җәмәгать судьялары эшчәнлеген тәэмин итү бүлеге әйдәүче белгече
Квалификацион таләпләр: югары төзелеш яисә техник белем, өлкән яисә кече төркем дәүләт граждан хезмәте вазыйфаларында кимендә бер ел дәүләт хезмәте стажы йә белгечлек, әзерлек юнәлеше буенча кимендә ике ел эш стажы.

Документлар 2014 елның 19 февраленнән алып 11 мартына кадәр Казан ш., Кремль ур., 16 йорт, 101 нче бүлмә адресы буенча кабул ителә. Дүшәмбе – пәнҗешәмбе 9.00 дан 18.00 гә кадәр, җомга 9.00 дан 16.45 кә кадәр, аш вакыты 13.00 дән 13.45 кә кадәр.
Вакантлы вазыйфаны биләп торуга дәгъвачыга карата куелган таләпләр, граждан хезмәтен узу шартлары, конкурсны үткәрү турында нигезләмә “Кадрлар сәясәте” бүлегенең "Конкурс документлары" бүлекчәсендә урнаштырылган.

Конкурс турында тулы мәгълүматны 292-38-15 телефоны аша белергә мөмкин.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International