Татарстан Республикасы җәмәгать судьялары аппаратында вакантлы вазыйфа биләүгә конкурс йомгаклары

2014 елның 20 феврале, пәнҗешәмбе

2014елның 19 февралендә Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгында Татарстан Республикасы җәмәгать судьялары аппараты суд утырышы секретаренең, консультантының һәм 2 нче разрядлы өлкән белгече – канцелярия мөдире дәүләт граждан хезмәтенең вакантлы вазыйфаларын биләүгә конкурс узды.

Тавыш бирү нәтиҗәләре буенча конкурс комиссиясе әгъзаларының иң күп тавышын түбәндәге дәгъвачылар җыйды:

Зыятдинова Миләушә Радик кызы, Татарстан Республикасы Актаныш суд районы буенча 1 нче суд участогы җәмәгать судьясы аппараты консультанты;

Кузнецова Оксана Владимировна, Татарстан Республикасы Түбән Кама суд районы буенча 3 нче суд участогы җәмәгать судьясы аппараты суд утырышы секретаре;

Галимова Асия Шамил кызы, Татарстан Республикасы Түбән Кама суд районы буенча 12 нче суд участогы җәмәгать судьясы аппараты консультанты;

Әмирова Җәмилә Мирзаҗан кызы, Татарстан Республикасы Түбән Кама суд районы буенча 11 нче суд участогы җәмәгать судьясы аппараты суд утырышы секретаре;

Әхмәдиева Эльмира Фәнил кызы, Татарстан Республикасы Түбән Кама суд районы буенча 11 нче суд участогы җәмәгать судьясы аппараты консультанты;

Кәлимуллина Айгөл Наил кызы, Татарстан Республикасы Чаллы шәһәре суд районы буенча 1 нче суд участогы җәмәгать судьясы аппараты суд утырышы секретаре;

Нигъмәтуллина Лилия Мансур кызы, Татарстан Республикасы Чаллы шәһәре суд районы буенча 24 нче суд участогы җәмәгать судьясы аппараты 2 нче разрядлы өлкән белгече;

Зарипова Венера Мансур кызы, Татарстан Республикасы Чаллы шәһәре суд районы буенча 24 нче суд участогы җәмәгать судьясы аппараты 2 нче разрядлы өлкән белгече.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International