Арча муниципаль районына бару

2014 елның 21 феврале, җомга

2014 елның 20 февралендә гражданнарны читтә кабул итүнең расланган графигы нигезендә Татарстан Республикасы юстиция министры урынбасары М.М.Ибәтов Арча муниципаль районы гражданнарын шәхсән кабул итте.
Кабул итү барышында гражданнар куркыныч калдыкларны утильләштерүгә, дини объектларны рәсмиләштерүгә, муниципаль берәмлекләр чикләрен үзгәртүгә һәм башкаларга бәйле сораулар буенча җаваплар алдылар. Барлык гражданнарга да законнар нигезендә тиешле аңлатмалар бирелде.
Моннан тыш, Арча районы прокуроры Р.М.Ситдыйков белән эш тәртибендә очрашу уздырылды, анда нормалар иҗат итү эшчәнлегенең торышы һәм районның муниципаль берәмлекләре тарафыннан кабул ителгән норматив хокукый актлар сыйфаты буенча фикер алышынды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International