2014 елның 20 февралендә Татарстан Республикасы юстиция министры Л.Ю. Глухова Татарстан Республикасы Актаныш муниципаль районы гражданнарын видео аша кабул итте.
Район кешеләрен Актаныш муниципаль районы Советы рәисе урынбасары Бариев Илфак Шамил улы тәкъдим итте.
Әлеге чара барышында 4 граждан кабул ителде. Барлык мөрәҗәгатьләр буенча да юстиция министры җаваплар һәм законнар нигезендә аңлатмалар бирде.
Министрга бирелгән сораулар төрле булды: яшәү урыны буенча гражданнарны теркәү, күп фатирлы йортлар тирәсен төзекләндерү, олы яшьтәге кешеләрне картлар йортларына урнаштыру. Шулай ук дәүләт кадастр исәпкә алуын алып барганда җибәрелгән кадастр һәм техник хаталарны төзәтү проблемасы да кузгатылды.
Муниципаль районнар гражданнары белән Татарстан Республикасы юстиция министры Л.Ю. Глухова мондый кабул итүләрнең расланган график буенча ай саен видеоконференцэлемтә режимында аралаша.