Татарстан Республикасы юстиция министры Л.Ю. Глухованың Ватанны яклаучылар көне белән котлавы!

2014 елның 21 феврале, җомга
Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгы коллективы исеменнән һәм шәхсән үземнән барлык ир-егетләрне Ватанны яклаучылар көне белән – батырлык, кыюлык, үтәгән бурычыңа тугры калу һәм Туган илне эчкерсез сөю бәйрәме белән котлыйм!
Нык сәламәтлек, бетмәс-төкәнмәс көч-куәт һәм күңел күтәренкелеге, Ватанга хезмәтегездә ару-талу белмәүне, киләчәк уңышлар телим.
Күгегез аяз, көннәрегез тыныч булсын!
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International