2014 елның 20 февралендә Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгы хезмәткәрләре “2014 – 202 елларга Татарстан Республикасында җәмәгать тәртибен тәэмин итү һәм коррупциягә каршы көрәш турында” Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының 16.10.2013 № 764 карары белән расланган дәүләт программасының “2014 елга Татарстан Республикасының коррупциягә каршы сәясәтен гамәлгә ашыру” 5 нче өстәмә программасын Әтнә районында гамәлгә ашыруны тикшерделәр.
Тикшерү барышында Әтнә муниципаль районы башлыгы каршындагы Коррупциягә каршы көрәш комиссиясе, Хезмәттәге тәртипкә карата таләпләрне үтәү һәм мәнфәгатьләр конфликтын җайга салу комиссиясе эшчәнлеге мәсьәләләре, коррупциягә каршы экспертиза уздыру мәсьәләләре каралды һәм районның рәсми сайтындагы “Коррупциягә каршы көрәш” бүлегендә урнаштырылучы мәгълүматка, шулай ук башка коррупциягә каршы чараларны гамәлгә ашыруның барышына анализ ясалды.
Тикшерү барышында Әтнә муниципаль районы башлыгының коррупциягә каршы көрәш мәсьәләләре буенча ярдәмчесенә, шулай ук район Советында коррупциячел һәм башка законга каршы гамәлләрне профилактикалау өчен җаваплы оештыру бүлеге башлыгына районда коррупциягә каршы көрәш эшен яхшырту буенча тәкъдимнәр әйтелде.
Тикшерү йомгаклары буенча белешмә белән Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгы рәсми сайтының “Коррупциягә каршы тору” бүлегендә танышырга мөмкин.