«2014 – 2016 елларга Татарстан Республикасы дәүләт граждан хезмәтен һәм Татарстан Республикасында муниципаль хезмәтне үстерү” дәүләт программасын гамәлгә ашыру кысаларында Казан (Идел буе) федераль университеты базасында 2014 елның 18 февраленнән алып 27 февраленә кадәр Татарстан Республикасы дәүләт һәм муниципаль хезмәткәрләре өчен квалификация арттыру курслары уздырылды.
Әлеге курсларда Татарстан Республикасы юстиция министры урынбасары М.М.Ибәтов һәм Татарстан Республикасы норматив хокукый актларының бердәм банкы бүлеге башлыгы урынбасары Э.И.Слепнева тарафыннан «Дәүләт хакимияте органнары һәм җирле үзидарә органнары юридик хезмәтләре эшчәнлеген норматив хокукый тәэмин итү» һәм «Дәүләт контролен һәм күзәтчелеген гамәлгә ашыру мәсьәләләрен норматив хокукый җайга салу» темаларына лекцияләр укылды.