Зеленодольск муниципаль районында “Бердәм Россия” көне

2014 елның 3 марты, дүшәмбе

2014 елның 1 мартында Зеленодольск муниципаль районында “Бердәм Россия” көне барышында халык, бюджет өлкәсе хезмәткәрләре, авыл эшчәннәре белән очрашулар уздырылды. Чараларда дәүләт һәм муниципаль хакимиятнең бүтән органнары белән бергә, Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгы вәкилләре дә катнашты. “Бердәм Россия” партиясенең Татарстан региональ бүлекчәсе региональ политсоветы әгъзасы, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Секретаре Л.Н.Маврина халыкны кабул иткәндә Татарстан Республикасы юстиция министрының беренче урынбасары С.Н.Столяров та катнашты, ул исә мөрәҗәгать иткән гражданнарга юридик консультацияләр бирде. Халык очрашуга бик актив килде, аларны асылда төзекләндерү, юллар салу, торак алу, коммуналь хуҗалык мәсьәләләре кызыксындырды. Барлык мөрәҗәгать итүчеләрнең сорауларына төпле җаваплар бирелде, кайбер гаризалар “Бердәм Россия” партиясенең җәмагатьчелекне кабул итү бүлмәсенә карарга алынды.
Министр урынбасары М.М.Ибәтов, партиянең Татарстан региональ бүлекчәсе секретаре урынбасары, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Р.А.Ратникова рәислегендә, Зеленодольск районы партия активы белән очрашуда катнашты, анда социаль-икътисадый үсеш, халык белән эшләү, шулай ук сайлау алды кампаниясе чорында партия эшчәнлеген активлаштыру мәсьәләләре каралды. М.М.Ибәтов шулай ук муниципалитетлар эшчәнлеген норматив хокукый тәэмин итү өлкәсендәге проблемалы сорауларны яктыртты, Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгы тарафыннан җирле үзидарә органнарына күрсәтелә торган ярдәм турында сөйләде, киләчәк сайлауларны уздырганда законлылыкны тәэмин итүгә, сайлау алды агитациясен, урамнарда йөрүләрне һәм митингларны оештыруга аерым игътибар бирде.
Зеленодольск районы кешеләре “Бердәм Россия” тарафыннан уздырыла торган чаралар белән кызыксындылар, җирле һәм республика хакимияте адресына күп кенә теләкләр әйттеләр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International