2014 елның 1 мартында Зеленодольскида “Маяк” спорт комплексы территориясендә Татарстан Республикасы дәүләт хезмәткәрләре спартакиадасы кысаларында чаңгы ярышлары уздырылды.
Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгы командасы, Спартакиадада уңышлы старт алып, чаңгы ярышларында 2 нче урынны яулады.
Антон Воробьев 3000 метр дистанциядә ирләр арасында финишка икенче булып килде.
Хатын-кызлар арасында 1000 метрга индивидуаль беренчелектә Татьяна Свиридова шулай ук икенче урынны алды.
Җиңүчеләрне һәм катнашучыларны чын күңелдән котлыйбыз!