“Тормыш эшчәнлеге иминлегенең хәзерге заман проблемалары: Бүгенгесе һәм киләчәге” III халыкара фәнни-гамәли конференциясе

2014 елның 3 марты, дүшәмбе

Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгы вәкилләре 27-28 февральдә Казанда “Иминлек һәм элемтә” форумы кысаларында “Тормыш эшчәнлеге иминлегенең хәзерге заман проблемалары: бүгенгесе һәм киләчәге” III халыкара фәнни-гамәли конференциясендә катнаштылар.

Конференциянең беренче көнендә тематик күргәзмәләр ачылды, секция утырышлары һәм мастер-класслар уздырылды. Министрлык вәкилләре «Иҗтимагый иминлек» секциясендә катнаштылар, анда 19 доклад укылды, шулай ук «Җәмгыятьнең социаль-психологик иминлеге » һәм «Эчке эшләр органнары хезмәткәрләренең шәхси иминлеген оештыру һәм хокукый яктан тәэмин итү» мастер-класслары булды.
Икенче көнне Татарстан Республикасы Премьер-министры И.Ш.Халиков җитәкчелегендә пленар утырыш уздырылды, анда тормыш эшчәнлеге иминлеген тәэмин итү өлкәсендә иң яхшы бөтендөнья һәм Россия гамәлиятләре тәкъдир ителде һәм конференциянең резолюциясе кабул ителде.
Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгының әйдәүче киңәшчесе, юридик фәннәр кандидаты Г.В.Романова «Россия Федерациясендә мәгълүмати иминлекнең проблемалы аспектлары һәм аларны хәл итү юллары» темасына мәкалә әзерләнгән иде һәм ул конференциянең мәкаләләре җыентыгында бастырып чыгарылды.

       

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International