Класслы чиннар бирүгә квалификацион имтихан йомгаклары

2014 елның 6 марты, пәнҗешәмбе

2014 елның 6 мартында Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгында Татарстан Республикасы җәмәгать судьялары аппараты граждан хезмәткәрләренә класслы чиннар бирүгә квалификацион имтиханнар алу буенча аттестация комиссиясе утырышы уздырылды.

Имтихан сынауларына Татарстан Республикасы җәмәгать судьялары аппаратының 8 дәүләт граждан хезмәткәре кертелде. Имтихан граждан хезмәткәрләренең белемнәрен, гыйлемнәрен һәм күнекмәләрен (һөнәри дәрәҗәләрен) бәяләү максатларында телдән уздырылды.

Барлык имтихан тотучылар квалификация имтиханын тапшырдылар һәм Татарстан Республикасы юстиция министры урынбасары Н.В.Рагозина рәислегендәге аттестация комиссиясе карары белән вазыйфасына туры килә торган класслы чин бирүгә тәкъдим ителде.

Аттестация комиссиясе утырышында бәйсез экспертлар буларак Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгы каршындагы Иҗтимагый совет рәисе, Казан (Идел буе) федераль университетының конституциячел хокук һәм кеше хокуклары кафедрасы профессоры Ә.Г.Гатауллин һәм Россия юристлары ассоциясенең Татарстан төбәк бүлекчәсе Аппараты җитәкчесе М.Х.Вафин катнашты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International