Хокук мәсьәләләре буенча ведомствоара координация комитетытының Эксперт советы утырышы уздырылды

2014 елның 6 марты, пәнҗешәмбе

2014 елның 6 мартында Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгында Хокук мәсьәләләре буенча ведомствоара координация комитетытының Эксперт советы утырышы уздырылды, аны Татарстан Республикасы юстиция министры урынбасары С.Н.Столяров алып барды.
Утырышта 6 закон проекты каралды:
1. “Россия Федерациясендә 2018 елгы FIFA футбол буенча дөнья чемпионатын, 2017 елгы FIFA конфедерацияләре Кубогын әзерләү һәм уздыру һәм Россия Федерациясенең аерым закон актларына үзгәрешләр кертү турында” Федераль законның 27 статьясына үзгәреш кертү хакында” федераль закон проекты (әзерләүчесе – Татарстан Республикасы Сәнәгать һәм сәүдә минстрлыгы) - хупланды;
2. “Россия Федерациясенең аерым закон актларына үзгәрешләр кертү турында” федераль закон проекты (муниципаль хезмәт турындагы законнарны камилләштерү өлешендә) (әзерләүчесе – Татарстан Республикасы Муниципаль берәмлекләр Советы) – Концепциясе эшләнеп бетмәгәнгә күрә, караудан төшереп калдырылды;
3. “Административ хокук бозулар турында Россия Федерациясе кодексының 3.5 һәм 15.27 статьяларына үзгәрешләр кертү хакында” федераль закон проекты (кабат) (әзерләүчесе – Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгы) Финанс мониторингы буенча федераль хезмәтнең тискәре бәяләмәсенә бәйле рәвештә караудан төшереп калдырылды;
4. “Татарстан Республикасының аерым закон актларына үзгәрешләр кертү турында” Татарстан Республикасы законы проекты (әзерләүчесе – Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министрлыгы) - хупланды;
5. “Татарстан Республикасында гражданнарның сәламәтлек саклау мәсьәләләрен җайга салу турында” Татарстан Республикасы Законына үзгәрешләр кертү хакында” Татарстан Республикасы законы проекты (кабат) (әзерләүчесе – Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау минситрлыгы) – эшләп бетерү өчен кичектерелде;
6. “Ятим балаларны һәм ата-ана каравыннан мәхрүм калган балаларны торак урыннары белән тәэмин итү турында” Татарстан Республикасы Законының 1 статьясына үзгәреш кертү хакында һәм “Татарстан Республикасында халыкка адреслы социаль ярдәм турында” Татарстан Республикасы Законының 8 статьясына үзгәреш кертү хакында” Татарстан Республикасы законы проекты (әзерләүчесе – Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы) – эшләп бетерергә җибәрелде.
Эксперт советы тарафыннан хупланган “Россия Федерациясендә 2018 елгы FIFA футбол буенча дөнья чемпионатын, 2017 елгы FIFA конфедерацияләре Кубогын әзерләү һәм уздыру һәм Россия Федерациясенең аерым закон актларына үзгәрешләр кертү турында” Федераль законның 27 статьясына үзгәреш кертү хакында” федераль закон проекты һәм “Татарстан Республикасының аерым закон актларына үзгәрешләр кертү турында” Татарстан Республикасы законы проекты Хокук мәсьәләләре буенча ведомствоара координация комитетытының каравына кертеләчәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International