Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгында 2015 – 2020 елларга коррупциягә каршы дәүләт программасы проектын эшләү буенча эш төркеме утырышы уздырылды

2014 елның 7 марты, җомга

2014 елның 6 мартында Татарстан Республикасы юстиция министры, эш төркеме җитәкчесе Л.Ю. Глухова рәислегендә Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгында 2015 – 2020 елларга коррупциягә каршы дәүләт программасы проектын эшләү буенча эш төркеме утырышы уздырылды, бу төркем Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының 19.02.2014 № 315-р күрсәтмәсе белән төзелгән иде.
Утырыш барышында эш төркеме әгъзалары төп мәсьәләләр һәм киләчәк эшнең этаплары буенча фикер алыштылар.
Коррупциягә каршы дәүләт программасын эшләү һәм аның проектын Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетына 2014 елның 1 июненә кадәр кертү кирәклеген исәпкә алып, эш төркеме әгъзаларына программа чаралары исемлегенә конрет тәкъдимнәр, аларның нәтиҗәлелеген бәяләү индикаторларын, шулай ук бюджет акчаларын таләп итүче чараларны финанс-икътисадый нигезеләүне кертү кушылды.

       


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International