Татарстан Республикасы Түбән Кама муниципаль районында гражданнарны кабул итү

2014 елның 13 марты, пәнҗешәмбе

2014 елның 12 мартында мәгълүмат-консультация төркеме Түбән Кама муниципаль районының Ширәмәт авыл җирлегендә һәм Кама Аланы штп гражданнарга түләүсез юридик ярдәм күрсәтте. Төркем составына төрле министрлыклар һәм ведомстволар вәкилләре кергән иде, шул исәптән Татарстан Республикасы Президенты Аппаратыннан, Россия Федерациясе Президентының Татарстан Республикасындагы кабул итү бүлмәсеннән, Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгыннан, Татарстан Республикасы Җир һәм мөлкәт министрлыгыннан, Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министрлыгыннан, Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгыннан, Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгыннан, Татарстан Республикасы Муниципаль берәмлекләр советыннан, Росреестрның Татарстан Республикасы буенча идарәсеннән, Россия Федерациясе Пенсия фондының Татарстан Республикасы буенча идарәсеннән, Татарстан Республикасы Адвокатлар палатасыннан һәм Нотариаль палатасыннан. Гражданнарны кабул итүдә Түбән Кама муниципаль районы Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасарлары Л.М.Тартмина һәм А.Г.Нигъмәтҗанов катнаштылар.
Кабул итү барышында “Хезмәт ветераны” исемен алу, төрле ташламалар алу, яшь гаиләләргә торак бирү, санаторий-курорт юлламалары бирү, пенсияләр күләмнәрен исәпләп чыгару, җир кишәрлекләренә милекчелекне, мирасны, васыятьнамәне рәсмиләштерү, салым күләмнәре, опека һәм попечительлек, алиментларны эзләтеп алу мәсьәләләре буенча консультация бирелде, процессуаль нормалар һәм башкалар аңлатып бирелде.
Районның 103 кешесе кабул ителде. 33 бюджет өлкәсе хезмәткәренә, башка өлкәләрдә эшләүче 14 гражданга, 43 пенсионерга, шул исәптән 7 инвалидка һәм 14 эшсезгә түләүсез юридик ярдәм күрсәтелде.
Исегезгә төшерәбез, республиканың авыл җирлекләрендә а яшәүче гражданнарга Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгы һәм Россия юристлары ассоциясенең Татарстан төбәк бүлекчәсе тарафыннан түләүсез юридик ярдәм күрсәтү “Татарстан Республикасында халыкка юридик ярдәм күрсәтү һәм аңа хокукый белем бирү системасын үстерү чаралары турында” Татарстан Республикасы Президентының 22.03.2010 №ПУ-156 Указын һәм “Татарстан Республикасы гражданнарына түләүсез юридик ярдәм күрсәтү турында” 02.11.2012 №73-ТРЗ Татарстан Республикасы Законын гамәлгә ашыру кысаларында башкарыла.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International