Быелның 14 мартында Россия суд приставлары федераль хезмәтенең Татарстан Республикасы буенча идарәсенең хезмәттә әзерлек үзәге базасында Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгы командасы кышны озатуга багышланган спорт бәйрәмендә катнашты.
Чара программасы биатлон, өстәл теннисы һәм башка спорт төрләре буенча ярышлар уздыруны күз алдында тота иде. Әлеге ярышларда Россия суд приставлары федераль хезмәтенең Татарстан Республикасы буенча идарәсенең территориаль бүлекләре, Россия Федерациясе Юстиция министрлыгының Татарстан Республикасы буенча идарәсе, Татарстан Республикасында Суд департаменты идарәсе һәм Татарстан Республикасы Адвокатлар палатасы командалары катнашты.
Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгы командасы, бу спорт чарасында уңышлы чыгыш ясап, биатлон буенча гомуми команда зачетында 2 нче урынны алды.
Андрей Беденьгов биатлода иң яхшы нәтиҗә күрсәтте һәм ир-егетләр арасында беренче урынга чыкты.
Хатын-кызлар арасында биатлон буенча индивидуаль беренчелектә Татьяна Свиридова да беренче урынны яулады.
Ярышларда җиңүчеләрне һәм катнашучыларны котлыйбыз!