Вакантлы вазыйфа биләүгә конкурс турында белдерү

2014 елның 26 марты, чәршәмбе

Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгы дәүләт граждан хезмәтенең вакантлы вазыйфасын биләүгә конкурс игълан итә:

Казан шәһәре Совет суд районы буенча 9 нчы суд участогы җәмәгать судьясы аппаратының суд утырышы секретаре
Казан шәһәре Идел буе суд районы буенча 9 нчы суд участогы җәмәгать судьясы аппаратының суд утырышы секретаре
Казан шәһәре Вахитов суд районы буенча 6 нчы суд участогы җәмәгать судьясы аппаратының суд утырышы секретаре
Казан шәһәре Вахитов суд районы буенча 6 нчы суд участогы җәмәгать судьясы аппараты консультанты

Квалификация таләпләре: «юриспруденция» белгечлеге буенча югары юридик белем булу.

Казан шәһәре Авиатөзелеш суд районы буенча 2 нче суд участогы җәмәгать судьясы аппаратының 2 нче разрядлы өлкән белгече – канцелярия мөдире
Квалификация таләпләре: эшчәнлек юнәлешенә туры килә торган урта һөнәри белем яисә югары һөнәри белем.
Документлар 2014 елның 26 мартыннан алып 15 апреленә кадәр Казан ш., Кремль ур., 16 нчы йорт, 101 нче бүлмә адресы буенча кабул ителә. Дүшәмбе – пәнҗешәмбе 9.00 дан 18.00 гә кадәр, җомга 9.00 дан 16.45 кә кадәр, төшке тәнәфес 13.00 дән 13.45 кә кадәр кабул ителә.

Вакантлы вазыйфаны биләп торуга дәгъвачыга карата куелган таләпләр, граждан хезмәтен узу шартлары, конкурсны үткәрү турында нигезләмә "Конкурс документлары" бүлекчәсендә урнаштырылган.
Конкурс турында тулы мәгълүматны 292-38-15 телефоны аша белергә мөмкин.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International