2014 елның 25 мартында Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгында Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгы каршындагы Коррупциягә каршы комиссия утырышы уздырылды. Аны юстиция министрының беренче урынбасары С.Н.Столяров алып барды.
Көн тәртибенә 4 мәсьәлә кертелде.
Комиссия утырышында түбәндәгеләр тыңланды һәм карар кылынды:
1. Юстиция министрының беренче урынбасары, Комиссия рәисе урынбасары С.Н.Столяров – Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгында коррупциягә каршы чаралар турында хисап, Татарстан Республикасы Президенты Аппаратына җибәрү өчен.
Әлеге мәгълүматны исәпкә алырга һәм шушы юнәлештә эшләүне дәвам итәргә.
2. Кадрлар һәм дәүләт хезмәте бүлегенең әйдәүче консультанты, Комиссия секретаре А.А.Мухачев – якларның бер ягы дәүләт хезмәте вазыйфасын биләүче зат булган мәнфәгатьләр конфликты очракларын ачыклау эшенең торышы һәм аны камилләштерү чаралары турында.
Әлеге мәгълүматны исәпкә алырга һәм якларның бер ягы дәүләт хезмәте вазыйфасын биләүче зат булган мәнфәгатьләр конфликты очракларын ачыклау эшен дәвам итүне тәкъдим итәргә.
3. Юстиция министрының беренче урынбасары, Комиссия рәисе урынбасары С.Н.Столяров – “2014 елга коррупциягә каршы сәясәтне гамәлгә ашыру” ярдәмче программасы нигезендә 2012 - 2014 елларга Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгының Коррупциягә каршы программасына үзгәрешләр кертү турында.
Әлеге мәгълүматны исәпкә алырга. Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгының Программаны гамәлгә ашыру буенча җаваплы структур бүлекчәләренә әлеге Программа нигезендә программма чараларының үтәлеше турында һәр квартал саен хисабын тапшырырга.
Җәмәгать судьялары эшчәнлеген тәэмин итү бүлеге башлыгы урынбасары А.В.Воробьев – Министрлык мөлкәтен файдалануны тикшереп тору турында, Министрлык һәм Татарстан Республикасы җәмәгать судьялары ихтыяҗлары өчен 2013 елда сатып алуларны анализлау.
Әлеге мәгълүматны исәпкә алырга. Эшләр белән идарәче С.А.Брусовка һәм җәмәгать судьялары эшчәнлеген тәэмин итү бүлеге башлыгы урынбасары А.В.Воробьевка Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгы турындагы нигезләмәгә Россия Федерациясе Президентының Татарстан Республикасындагы кабул итү бүлмәсен, Россия Федерациясе Федераль Собраниесе Дәүләт Думасы депутатларларын һәм Татарстан Республикасы Иҗтимагый палатасын матди-техник һәм финанс ягыннан тәэмин итүгә кагылышлы функцияләр һәм вәкаләтләр өлешендә үзгәрешләр кертү турында тәкъдимнәр кертергә.