Кадрлар резервына кертүгә конкурс игълан итү

2014 елның 27 марты, пәнҗешәмбе

Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгы Татарстан Республикасы норматив хокукый актларының бердәм банкы бүлеге башлыгы вазыйфасына конкурс игълан итә.

Квалификацион таләпләр: югары юридик белем, әйдәүче яисә өлкән төркем дәүләт граждан хезмәте вазыйфаларында кимендә ике ел дәүләт хезмәте стажы йә белгечлек, әзерлек юнәлеше буенча кимендә өч ел эш стажы.

Документлар 2014 елның 27 мартыннан алып 16 апреленә кадәр Казан ш., Кремль ур., 16 йорт, 101 нче бүлмә адресы буенча кабул ителә. Дүшәмбе – пәнҗешәмбе 9.00 дан 18.00 гә кадәр, җомга 9.00 дан 16.45 кә кадәр, аш вакыты 13.00 дән 13.45 кә кадәр.
Вакантлы вазыйфаны биләп торуга дәгъвачыга карата куелган таләпләр, граждан хезмәтен узу шартлары, конкурсны үткәрү турында нигезләмә “Кадрлар сәясәте” бүлегенең "Конкурс документлары" бүлекчәсендә урнаштырылган.
Конкурс уздыруның якынча датасы –2014 елның 6 мае.
Конкурс турында тулы мәгълүматны 292-38-15 телефоны аша белергә мөмкин.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International