Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгында коррупциягә каршы чараларны гамәлгә ашыруны тикшерү турында

2014 елның 28 марты, җомга

2014 елның 27 мартында Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгында Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының 16.10.2013 № 764 карары белән расланган “2014 – 2020 елларга Татарстан Республикасында җәмәгать тәртибен тәэмин итү һәм коррупциягә каршы көрәш” дәүләт программасының “2014 елга Татарстан Республикасының коррупциягә каршы сәясәтен гамәлгә ашыру” 5 нче ярдәмче программасын гамәлгә ашыру Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгы хезмәткәрләре тарафыннан тикшерелде.

Тикшерү барышында Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы каршындагы Коррупциягә каршы көрәш комиссиясенең, Хезмәттәге тәртипкә карата таләпләрне үтәү һәм мәнфәгатьләр конфликтын җайга салу комиссиясенең эшләве мәсьәләләре, коррупциягә каршы экспертиза уздыруны оештыру мәсьәләләре каралды, Министрлыкның рәсми сайтындагы “Коррупциягә каршы тору” бүлегендә урнаштырылган мәгълүматка, шулай ук коррупциягә каршы башка чараларны үтәүнең барышына анализ ясалды.

Тикшерү барышында коррупцияне һәм бүтән хокук бозуларны профилактикалау өчен җаваплы затка, шулай ук коррупциягә каршы экспертиза буенча җаваплы затка коррупциягә каршы эшнең аерым юнәлешләрен камилләштерү буенча тәкъдимнәр бирелде.

Тикшерү нәтиҗәләре буенча белешмә белән Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгы рәсми сайтының “Коррупциягә каршы тору” бүлегендә танышырга мөмкин.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International