Татарстан Республикасы икътисадына федераль бюджеттан акчалар җәлеп итү мәсьәләсе буенча 12 нче эш төркеме утырышы турында

2014 елның 28 марты, җомга

2014 елның 26 мартында Россия Федерациясе Федераль Собраниесе Дәүләт Думасы депутаты, эш төркеме җитәкчесе М.М.Галимәрдәнов рәислегендә 12 нче эш төркеме утырышы уздырылды.
Утырышта республика министрлыклары һәм республика территориясендә федераль максатчан программаларны һәм дәүләт программаларын алып баручы федераль башкарма хакимият органнарының территориаль органнары вәкилләре катнашты.
Утырышта китерелгән күрсәткечләр буенча 12 нче эш төркеме тарафыннан 2014 ел башланганнан бирле Татарстан Республикасы икътисадына федераль бюджетыннан федераль максатчан программалары һәм дәүләт программалары буенча 255 004,50 мең сум җәлеп ителгән, шулай ук – 205 548,60 мең сум бүтән кертемнәр кысаларында.
12 нче эш төркеменең чираттагы утырышы 2014 елның апреленә планлаштырыла.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International