Кадрлар резервына кертүгә конкурс йомгаклары

2014 елның 1 апреле, сишәмбе

Бүген Татарстан Республикасы юстиция министрының беренче урынбасары С.Н.Столяров рәислегендә Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгы аппаратында Татарстан Республикасы дәүләт граждан хезмәте вазыйфалары буенча кадрлар резервына кертүгә конкурс уздырылды.

Тавыш бирү нәтиҗәләре буенча конкурс комиссиясе әгъзаларының иң күп тавышын түбәндәге дәгъвачылар җыйды һәм конкурста җиңүчеләр дип танылды:

- Татарстан Республикасы дәүләт граждан хезмәтенең Татарстан Республикасы норматив хокукый актларының бердәм банкы бүлеге 1 нче разрядлы өлкән белгече вазыйфасын биләү өчен җиңүче дип Таҗиева Анна Витальевна танылды;

- Татарстан Республикасы дәүләт граждан хезмәтенең җәмәгать судьялары эшчәнлеген тәэмин итү бүлеге башлыгы вазыйфасын биләү өчен җиңүче дип Воробьев Антон Валерьевич танылды;

- Татарстан Республикасы дәүләт граждан хезмәтенең җәмәгать судьялары эшчәнлеген тәэмин итү бүлеге башлыгы урынбасары вазыйфасын биләү өчен җиңүче дип Ишмөхәммәтова Ельза Лондоевна танылды.

Слепнева Эльмира Илсур кызы тавыш бирү нәтиҗәләре буенча вазыйфаларның төп төркеме буенча кадрлар резервына кертү өчен тәкъдим ителде.

Свиридова Татьяна Станиславовна тавыш бирү нәтиҗәләре буенча вазыйфаларның әйдәүче төркеме буенча кадрлар резервына кертү өчен тәкъдим ителде.

Комиссия эшендә бәйсез экспертлар В.Б.Паймухин, В.А.Гуревич, В.П.Ганчурин катнашты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International