Татарстан Республикасында “2014-2016 елларга Татарстан Республикасы дәүләт граждан хезмәтен һәм Татарстан Республикасында муниципаль хезмәтне үстерү турында” Республика программасын гамәлгә ашыру дәвамитә.
2014 елның 7 апрелендә Татарстан Республикасы юстиция министры Л.Ю.Глухова Дәүләт хакимияте органнары һәм җирле үзидарә органнары юридик хезмәтләре хезмәткәрләренең квалификацияләрен күтәрү курсларын ачуда катнашты, ул “Дәүләт хакимияте органнары һәм җирле үзидарә органнары эшчәнлеген юридик тәэмин итүнең актуаль мәсьәләләре” прграммасы буенча булачак, аны Казан (Идел буе) федераль университетының Дәүләт һәм муниципаль идарәнең югары мәктәбе үткәрә.
Курслар ачылышында Татарстан Республикасы Президенты Аппаратының җаваплы хезмәткәрләре катнашты.
Тыңлаучыларга мөрәҗәгатендә Л.Ю. Глухова җыелган халыкны укуда һәм өстәмә белемнәр алуда актив катнашырга өндәге, аларның киләчәктәге эшчәнлектә зарур булачагын ассызыклады.
Әлеге программаны министрлык хезмәткәрләренең турыдан-туры катнашуы белән тормышка ашыру барышында эш процессында юридик хезмәтләргә еш очрашырга туры килә торган аеруча актуаль мәсьәләләрне карап тикшерү планлаштырыла. Алар арасында дәүләт хакимияте органнары һәм җирле үзидарә органнары эшчәнлеген хокукый тәэмин итү, юридик хезмәтләрнең эшчәнлеген оештыру, эшчәнлекнең төп юнәлешләре һәм башка мөһим сораулар бар.