Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгы түбәндәге дәүләт граждан хезмәте вакантлы вазыйфасын биләүгә конкурс игълан итә:
ТР Чистай суд районы буенча җәмәгать судьялары аппараты консультанты
ТР Чаллы шәһәре суд районының 24 нче суд участогы җәмәгать судьясы аппараты консультанты
Татарстан Республикасы Казан шәһәренең Вахитов суд районының 8 нче суд участогы җәмәгать судьясы аппараты суд утырышы секретаре
Татарстан Республикасы Казан шәһәренең Совет суд районының 8 нче суд участогы җәмәгать судьясы аппараты суд утырышы секретаре
Квалификациия таләпләре: «юриспруденция» белгечлеге буенча югары белем.
ТР Чаллы шәһәре суд районы буенча җәмәгать судьялары аппараты канцеляриясе мөдире – 2 разрядлы өлкән белгеч
Татарстан Республикасы Казан шәһәренең Совет суд районы буенча 2 нче суд участогының җәмәгать судьясы аппараты канцеляриясе мөдире – 2 разрядлы өлкән белгеч
Квалификациия таләпләре: эшчәнлек юнәлешенә туры килә торган урта профессиональ белем.
Документлар 2014 елның 9 апреленнән алып 29 апреленә кадәр Казан ш., Кремль ур., 16 нчы йорт, 101 нче бүлмә адресы буенча кабул ителә. Дүшәмбе – пәнҗешәмбе 9.00 дан 18.00 гә кадәр, җомга 9.00 дан 16.45 кә кадәр, төшке тәнәфес 13.00 дән 13.45 кә кадәр.
Вакантлы вазыйфаны биләп торуга дәгъвачыга карата куелган таләпләр, граждан хезмәтен узу шартлары, конкурсны үткәрү турында нигезләмә "Конкурс документлары" бүлекчәсендә урнаштырылган.
Конкурс турында тулы мәгълүматны 292-38-15 телефоны аша белергә мөмкин.