Хокук мәсьәләләре буенча ведомствоара координация комитетының Эксперт советы утырышы узды

2014 елның 11 апреле, җомга

2014 елның 10 апрелендә Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгында Хокук мәсьәләләре буенча ведомствоара координация комитетының Эксперт советы утырышы узды, аны Татарстан Республикасы юстиция министрының беренче урынбасары С.Н.Столяров алып барды.
Утырышта 8 закон проекты каралды:
1. “Россия Федерациясендә мәҗбүри медицина иминиятләве турында” Федераль законның 51 статьясына үзгәреш кертү хакында” федераль закон проекты (әзерләүчесе - Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгы) – хупланды;
2. “Ятим балаларны һәм ата-ана каравыннан мәхрүм калган балаларны торак урыннар белән тәэмин итү һәм “Татарстан Республикасында халыккан адреслы социаль ярдәм турында” Татарстан Республикасы Законының 8 статьясына үзгәреш кертү хакында” Татарстан Республикасы Законына үзгәреш кертү турында” Татарстан Республикасы закон проекты (кабаттан) (әзерләүчесе - Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы) - хупланды;

3. “Татарстан Республикасы Җир кодексына үзгәреш кертү турында” Татарстан Республикасы законы проекты (әзерләүчесе - Татарстан Республикасы Җир һәм милек мөнәсәбәтләре министрлыгы) - хупланды;

4. “Татарстан Республикасы дәүләт органнары эшчәнлеге турында мәгълүматны ала алуны тәэмин итү турында” Татарстан Республикасы законы проекты (әзерләүчесе - Татарстан Республикасы Мәгълүматлаштыру һәм элемтә министрлыгы) - хупланды;

5. “Кайбыч муниципаль районы” муниципаль берәмлегенең һәм аның составындагы муниципаль берәмлекләрнең территорияләре чикләрен билгеләү һәм аларның статусы турында” Татарстан Республикасы Законына үзгәрешләр кертү хакында” Татарстан Республикасы законы проекты (әзерләүчесе – Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгы) - хупланды;

6. “Әлки муниципаль районы” муниципаль берәмлегенең һәм аның составындагы муниципаль берәмлекләрнең территорияләре чикләрен билгеләү һәм аларның статусы турында” Татарстан Республикасы Законына үзгәрешләр кертү хакында” Татарстан Республикасы законы проекты (әзерләүчесе – Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгы) - хупланды;

7. “Әгерҗе муниципаль районы” муниципаль берәмлегенең һәм аның составындагы муниципаль берәмлекләрнең территорияләре чикләрен билгеләү һәм аларның статусы турында” Татарстан Республикасы Законына үзгәрешләр кертү хакында” Татарстан Республикасы законы проекты (әзерләүчесе – Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгы) - Татарстан Республикасы Җир һәм милек мөнәсәбәтләре министрлыгының 10.04.2014 елдагы 1-30/4091 номерлы аерым авыл җирлекләренең чикләрен үзгәртү планлаштырылуы турында хаты нигезендә закон проектын карап тикшерү кичектерелде ;
8. “Минзәлә муниципаль районы” муниципаль берәмлегенең һәм аның составындагы муниципаль берәмлекләрнең территорияләре чикләрен билгеләү һәм аларның статусы турында” Татарстан Республикасы Законына үзгәрешләр кертү хакында” Татарстан Республикасы законы проекты (әзерләүчесе – Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгы) – эшләп бетерү өчен җибәрелде.
Эксперт советы тарафыннан хупланган Татарстан Республикасы законнары проектлары Хокук мәсьәләләре буенча ведомствоара координация комитеты карап тикшерүенә кертеләчәкләр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International