2014 елның 9 апрелендә Республиканың муниципаль берәмлекләрендә урында укыту семинарлары үткәрү планы нигезендә Чистай шәһәрендә чираттагы өченче укыту семинары узды, аның темасы: “Коррупциягә каршы тору максатларында хакимият органнары, массакүләм мәгълүмат чаралары һәм гражданнар җәмгыятьләре институтлары вәкилләренең үзара багланышлары”.
Семинарга район прокуратурасы һәм ЭЭИ вәкилләре, Чистай муниципаль районының иҗтимагый советы һәм иҗтимагый оешмалары әгъзалары, шулай ук Алексеевск, Аксубай, Әлки, Лаеш, Балык Бистәсе, Спас, Яңа Чишмә, Нурлат, Чирмешән муниципаль районнарының коррупциягә каршы комиссияләре җитәкчеләре һәм массакүләм мәгълүмат чаралары җитәкчеләре чакырулы иде.
Чараның оештыручысы булып Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты, “Татмедиа” ААҖ Генераль директоры киңәшчесе И.Г. Әхмәтҗанов торды.
Әлеге семинар кысаларында катнашучылар һәм кунаклар халык хакимияте органнарының массакүләм мәгълүмат чаралары, гражданнар җәмгыятьләре вәкилләре, хакимият органнары каршындагы иҗтимагый советлар белән багланышлары мәсьәләләре хакында фикер алыштылар.
Семинарны үзенең чыгышы белән Чистай муниципаль районы башлыгы И.Т. Әхмәтҗанов ачып җибәрде, ул Чистай муниципаль районында коррупциягә каршы сәясәтне тормышка ашыру турында сөйләде, аеруча игътибарны коррупциягә каршы көрәш өлкәсендә хакимият органнары, массакүләм мәгълүмат чаралары һәм иҗтимагый оешмаларның бергәләп эшләвенең зарурлыгына юнәлдерде.
Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгының Мәгълүмати-аналитик эшчәнлек, координацияләү һәм планлаштыру бүлеге җитәкчесе А.А.Беденьгов үзенең чыгышында республиканың коррупциягә каршы чаралары турында сөйләде, алар хакимият органнары, җәмгыять һәм массакүләм мәгълүмат чаралары арасындагы багланышларны ныгытырга юнәлдерелгән, ул шулай ук мондый багланышларны яхшырту ысулларын да тәкъдим итте.
Татарстан Республикасы иҗтимагый палатасы әгъзасы, гражданнар җәмгыяте институтларын үстерү мәсьәләләре буенча комиссия рәисе урынбасары, Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгы каршындагы Иҗтимагый совет әгъзасы В.Б.Паймухин хакимият органнары белән багланышларда коррупциягә каршы мәсьәләләрдә республиканың Иҗтимагый палатасы ролен яктыртты.
Семинарда шулай ук Коррупциягә каршы сәясәт мәсьәләләре буенча Татарстан Республикасы Президенты Идарәсенең баш киңәшчесе С.Ф.Рәхимов, “Татмедиа” басма һәм масскүләм коммуникацияләр республика агентлыгының ММЧ белән эшләү идарәсе җитәкчесе М.Ю.Гыйлмиев, “Яңа гасыр” телерадиокомпаниясенең “Коррупциясез Татарстан” тапшыруы авторы һәм алып баручысы Г.И.Тимершина, “Татмедиа” ААҖ генераль директоры урынбасары Ә.Н.Әдиятова катнаштылар.
Семинарда катнашучылар һәм тыңлаучылар коррупцияне профилактикалауның актуаль мәсьәләләре буенча фикер алыштылар һәм мондый чараларны республиканың муниципаль берәмлекләрендә дә үткәрү кирәклеген ассызыкладылар.
Чираттагы укыту семинары 17 апрельдә Бөгелмә шәһәрендә үтәр дип планлаштырыла.