2014 елның 10 апрелендә видеоконференция элемтәсе режимында Татарстан Республикасы Премьер-министрының беренче урынбасары, комиссия рәисе А.В.Песошин җитәкчелегендә Хокук бозуларны профилактикалау буенча Татарстан Республикасы Хөкүмәте утырышы узды.
Утырышта “Татарстан Республикасының видеомониторинг системасын алгарышлы үстерү һәм комплекслы файдалану Концепциясен гамәлгә ашыру барышы һәм 2013-2015 елларга Концепцияне томышка ашыру буенча чарлар планы турында” доклад белән министр урынбасары М.М.Ибәтов чыгыш ясады.
Чыгыш барышында катнашучылар игътибарына республиканың видеомониторингын үстерү буенча ведомствоара эш комиссиясе эшчәнлеге кысаларында Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгы эшчәнлеге турында мәгълүмат, видеомониторингны хокукый җайга салуның төрле аспектлары яктыртылды.