Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгы түбәндәге дәүләт граждан хезмәте вакантлы вазыйфасын биләүгә конкурс игълан итә:
Казан шәһәре Совет суд районы буенча 4 нче суд участогы җәмәгать судьясы аппараты консультанты
Казан шәһәре Киров суд районы буенча 3 нче, 4 нче суд участоклары җәмәгать судьялары аппараты консультанты
Квалификациия таләпләре: «юриспруденция» белгечлеге буенча югары белем.
Татарстан Республикасы Казан шәһәре Вахитов суд районы буенча 4 нче суд участогы җәмәгать судьясы аппараты канцеляриясе мөдире – 2 разрядлы өлкән белгеч
Татарстан Республикасы Казан шәһәре Мәскәү суд районы буенча 5 нче суд участогы җәмәгать судьясы аппараты канцеляриясе мөдире – 2 разрядлы өлкән белгеч
Квалификациия таләпләре: эшчәнлек юнәлешенә туры килә торган урта профессиональ белем.
Документлар 2014 елның 11 апреленнән алып 1 маена кадәр Казан ш., Кремль ур., 16 нчы йорт, 101 нче бүлмә адресы буенча кабул ителә. Дүшәмбе – пәнҗешәмбе 9.00 дан 18.00 гә кадәр, җомга 9.00 дан 16.45 кә кадәр, төшке тәнәфес 13.00 дән 13.45 кә кадәр.
Вакантлы вазыйфаны биләп торуга дәгъвачыга карата куелган таләпләр, граждан хезмәтен узу шартлары, конкурсны үткәрү турында нигезләмә "Конкурс документлары" бүлекчәсендә урнаштырылган.
Конкурс турында тулы мәгълүматны 292-38-15 телефоны аша белергә мөмкин.