2014 елның 10 апрелендә Алабуга һәм Чаллы шәһәрләренең җәмәгать судьялары суд участокларының яңа биналарын тантаналы ачу узды.
Ачу тантанасында Татарстан Республикасы юстиция министры Л.Ю.Глухова, министр урынбасары Н.В.Рагозина, Татарстан Республикасы Югары Суды рәисе И.И.Гыйләҗев, рәис урынбасары Р.Ф.Гафаров, Татарстанның шәһәрләр һәм районнар судлары рәисләре, суд участоклары коллективлары катнашты.
Татарстан Республикасының Алабуга шәһәре суд районы буенча җәмәгать судьяларының 2 нче, 4 нче суд участоклары Алабуга ш., Яшьләр урамы, 13 а йорты адресы буенча урнашкан төзекләндерелгән бинага күченделәр, аның гомуми мәйданы 342 кв.м. тәшкил итә. Чаллы шәһәре суд районы буенча җәмәгать судьяларының 3 нче, 6 нчы суд участоклары Чаллы ш., Яр Чаллы пр., 31 йорт адресы буенча урнашкан бинага күченделәр, аның гомуми мәйданы 508 кв.м. тәшкил итә.
Яңа биналар барлык кирәкле таләпләргә, шул исәптән куркынычсызлык таләпләренә тулысынча туры киләләр. Монда халык һәм суд участоклары аппаратлары өчен барлык шартлар тудырылган: һәр судьяның үз бүлмәсе бар, утырышлар залы, архив, конвой бүлмәсе һәм ашханә каралган. Биналарда саклау-янгын сигнализациясе һәм сак пультына тоташкан куркынычсызлык сигнализациясе бар.
Суд участоклары коллективларын өй туйлар белән котлап, Лариса Юрьевна биналарның Татарстан Республикасы Хөкүмәте ярдәме белән, шул исәптән “Җәмәгать юстициясе институтын үстерү” максатчан программасы кысаларында төзекләндерелүен билгеләп китте.