2014 елның 28 апрелендә Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгы республика муниципаль районнары җирле үзидарә органнарының муниципаль районнар һәм шәһәр округлары административ комиссяләре эшчәнлеген оештыру һәм административ хокук бозулар турында беркетмәләр төзергә вәкаләтле вазыйфаи затлар исемлеген билгеләү буенча аларга тапшырылган дәүләт вәкаләтләрен гамәлгә ашыру эше йомгаклары буенча видеоконференция режимында киңәшмә уздырылды.
Административ хокук бозулар турында беркетмәләр төзергә вәкаләтле вазыйфаи затлар һәм республикада 2014 елның 1 кварталында административ комиссияләр эшчәнлеге нәтиҗәләре буенча нотык белән территориаль оештыру һәм җирле үзидарә өлкәсендә тикшереп тору мәсьәләләре бүлеге башлыгы Г.И.Касыймова чыгыш ясады. Нотыкта кайбер районнарның тапшырылган дәүләт вәкаләтләрен гамәлгә ашыру эшендә җитешсезлекләр билгеләнде һәм аларны хәл итү юллары буенча фикер алышынды. Шулай ук нотыкта беркетмәләр төзү буенча вәкаләтле вазыйфа затлар эшчәнлеге оештырылмаган муниципаль районнарга игътибар бирелде.
Киңәшмә барышында министр урынбасары М.М.Ибәтов аерым муниципаль берәмлекләр вәкилләре белән тапшырылган вәкаләтләрне нәтиҗәле гамәлгә ашырмау сәбәпләрен карады, элегрәк салынган административ штрафларны эзләтеп алу һәм шушы юнәлештә суд приставлары белән хезмәттәшлек мәсьәләсен күтәрде.
Мәсьәләнең актуальлеген исәпкә алып, киңәшмәгә Федераль суд приставлары хезмәтенең Татарстан Республикасы буенча идарәсе вәкиле чакырылган иде. Үз чыгышында Татарстан Республикасы буенча ФСПХИ эшләрне үтәүне оештыру бүлегенең әйдәүче белгече А.Г.Газимова чакырылган иде, ул суд приставлары хезмәтенә эшләр башкаруны кузгату өчен җибәрелә торган административ документларда еш очрый торган хаталарны һәм җитешсезлекләрне чагылдырды.
Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының 28.03.2014 № 576-р күрсәмәсе нигезендә үткән елның 1 апреленнән 31 маена кадәр Татарстан Республикасында санитар-экологик ике айлык игълан ителде. Киңәшмәдә әлеге ике айлык чорында тиешле чаралар уздыру буенча җирле үзидарә органнары эшенә йомгак ясалды, шулай ук аларны уздыру мөһимлегенә һәм зарурлыгына игътибар бирелде.