Татарстан Республикасы Алексеевск муниципаль районы гражданнарын видеоконференцэлемтә режимында кабул итү

2014 елның 29 апреле, сишәмбе

2014 елның 28 апрелендә Татарстан Республикасы юстиция министры Л.Ю. Глухова Татарстан Республикасы Алексеевск муниципаль районы гражданнарын видеоконференцэлемтә режимында кабул итте.

Район кешеләрен Алексеевск муниципаль районы Башкарма комитеты Җитәкчесе урынбасары Сергеева Татьяна Николаевна тәкъдим итте.

Видеоконференцэлемтә режимында кабул итү барышында 4 граждан кабул ителде. Барлык мөрәҗәгать буенча законнар нигезендә җаваплар һәм аңлатмалар бирелде.

Министрга бирелгән сораулар даирәсе киң булды. Район кешеләрен түбәндәге мәсьәләләр кызыксындыра: пенсия тәэминаты, чараларны акчага әверелдерүче фирмалар эшчәнлегенең законлылыгы, җирлек дәрәҗәсендә норматив хокукый актлар кабул итү мәсьәләләре.

Ф.А.Хәйретдинова мөрәҗәгате буенча муниципаль районның юридик хезмәтләренә әлеге пенсионерга билгеләнгән пенсия күләмен яңадан исәпләү өчен документлар җыюда ярдәм күрсәтү максатларында Министрлык белгечләренә йөкләмә бирелде.

Татарстан Республикасы юстиция министры Л.Ю. Глухова төрле муниципаль районнар гражданнарын болай кабул итүләрне ай саен уздыра.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International