2014 елның 29 апрелендә Татарстан Республикасы Граждан оборонасы һәм гадәттән тыш хәлләр министрлыгында “2014 - 2020 елларга Татарстан Республикасында җәмәгать тәртибен тәэмин итү һәм коррупциягә каршы көрәш” Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының 16.10.2013 № 764 карары белән расланган дәүләт программасының “2014 елга Татарстан Республикасының коррупциягә каршы сәясәтен гамәлгә ашыру” 5 нче ярдәмче программасы чараларын гамәлгә ашыру тикшерелде.
Тикшерү барышында Россия ГХМнең Татарстан Республикасы буенча баш идарәсе башлыгы – Татарстан Республикасы гражданнар оборонасы һәм гадәттән тыш хәлләр министры каршындагы коррупциягә каршы комиссия, Хезмәттәге тәртипкә таләпләрне үтәү һәм мәнфәгатьләр конфликтын хәл итү комиссиясе эшчәнлеге мәсьәләләре, норматив хокукый актларга һәм норматив хокукый актлар проектларына карата коррупциягә каршы экспертиза уздыру мәсьәләләре каралды.
Министрлыкның рәсми сайтындагы “Коррупциягә каршы тору” бүлегендә урнаштырылучы мәгълүмат, шулай ук башка коррупциягә каршы чараларны гамәлгә ашыру барышы анализланды.
Тикшерү йомгаклары буенча коррупциягә каршы эшнең аерым юнәлешләрен камилләштерү турында тәкъдимнәр әйтелде.
Тикшерү йомгаклары буенча белешмә белән Министрлыкның рәсми сайтындагы “Коррупциягә каршы тору” бүлегендә танышырга мөмкин.