Татарстан Республикасы муниципаль берәмлекләренең муниципаль хезмәткәрләре һәм җирле үзидарә органнары вазыйфаи затлары өчен укыту семинары

2014 елның 30 апреле, чәршәмбе

2014 елның 29 апрелендә Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгы “Җыелышлар, митинглар, демонстрацияләр, урам йөрешләре һәм пикетлар турында” 2012 елның 8 июнендәге 65-ФЗ номерлы Федераль закон һәм “Татарстан Республикасында җыелышлар, митинглар, демонстрацияләр, урам йөрешләре һәм пикетлар уздыруга гражданнарның хокукларын гамәлгә ашыру шартларын тәэмин итү турында” 25.12.2012 № 91-ТРЗ Татарстан Республикасы Законы нигезендә Татарстан Республикасы муниципаль берәмлекләренең муниципаль хезмәткәрләре һәм җирле үзидарә органнары вазыйфаи затлары өчен укыту семинары уздырды.

Семинар “2013 елда Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгы эш йомгаклары һәм 204 елга бурычлары турында” Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгы коллегиясе утырышы йомгаклары буенча Татарстан Республикасы Президенты Р.Н. Миңнехановның муниципаль хезмәткәрләрнең профессиональ дәрәҗәсен арттыру эшен дәвам итү турындагы 28.01.2014 №ПР-16 йөкләмәләренең 1 пунктын үтәү йөзеннән оештырылды.

Видеоконференцэлемтә режимындагы семинарны Татарстан Республикасы юстиция министры урынбасары М.М.Ибәтов уздырды.

«Татарстан Республикасында сайлаулар алдыннан иҗтимагый-сәяси ситуация» темасына Татарстан Республикасы Президентының Эчке сәясәт департаментының Граждан җәмгыяте институтлары белән хезмәттәшлек идарәсе башлыгы урынбасары – иҗтимагый-сәяси һәм коммерциячел булмаган оешмалар белән хезмәттәшлек бүлеге мөдире М.Ф.Сәфәров чыгыш ясады.

Сәяси партияләрнең, иҗтимагый берләшмәләрнең һәм дини оешмаларның региональ бүлекчәләрен теркәү мәсьәләсе буенча Россия Федерациясе Юстиция министрлыгының Татарстан Республикасы буенча идарәсенең коммерциячел оешмалар эшләре бүлеге башлыгы урынбасары Р.Р. Хәсәнова чыгыш ясады.

2013 елда булган гавами чаралар барышында хокук тәртибе һәм иҗтимагый иминлек торышы турында Җәмәгать тәртибен саклау һәм Татарстан Республикасы башкарма хакимияте органнары һәм җирле үзидарә органнары белән хезмәттәшлек идарәсе башлыгы урынбасары – бүлекчә (массакүләм чаралар уздыру буенча) башлыгы, полиция капитаны П.А.Яркин сөйләде.

Татарстан Республикасы Прокуратурасының федераль законнар үтәлешен күзәтү идарәсе башлыгы урынбасары В.И.Кириллов «Җыелышлар, митинглар, демонстрацияләр, урам йөрешләре һәм пикетлаулар турындагы законнар үтәлешенә Прокурор күзәтүе» темасы буенча чыгыш ясады.

Транспорт инфраструктурасы объектларында гавами чаралар уздыру тәртибе турында Татарстан Республикасы Транспорт һәм юллар хуҗалыгы министрлыгының автомобиль транспорты бүлеге әйдәүче киңәшчесе А.Н.Муллин һәм Татарстан Республикасы Транспорт һәм юллар хуҗалыгы министрлыгының тимер юл транспорты бүлеге әйдәүче консультанты С.Д.Басов сөйләде.

Шуннан соң М.М.Ибәтов «Җыелышлар, митинглар, демонстрацияләр, урам йөрешләре һәм пикетлаулар турындагы законнарны гамәлгә ашыруның аерым мәсьәләләре” темасына чыгыш ясады.

Ике сәгатьлек семинар азагында М.М.Ибәтов, йомгак ясап, семинарда каралган мәсьәләләрнең актуальлеген билгеләп үтте һәм җирле үзидарә органнарына әлеге законнарны гамәлгә ашыру эшенә активрак кушылырга тәкъдим итте.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International