Татарстан Республикасы икътисадына федераль бюджет акчаларын җәлеп итү мәсьәләсе буенча 12 нче эш төркеме утырышы

2014 елның 5 мае, дүшәмбе

2014 елның 30 апрелендә “Бердәм Россия” партиясе рәисе Д.А.Медведевның Татарстан Республикасындагы Җәмәгатьчелекне кабул итү бүлмәсендә Россия Федерациясе Федераль Собраниесе Дәүләт Думасы депутаты - эш төркеме җитәкчесе М.М.Галимәрдәнов рәислегендә Татарстан Республикасы икътисадына федераль бюджет акчаларын җәлеп итү мәсьәләсе буенча 12 нче эш төркеме утырышы уздырылды.

Утырышта республика министрлыклары һәм республика территориясендә федераль максатчан программаларны алып баручы федераль башкарма хакимият органнарының территориаль органнары вәкилләре катнашты.

Эш төркеме утырышында “Россия Федерациясенең химик һәм биологик иминлеге милли системасы (2009-2014 елларга)” федераль максатчан программасы кысаларында Россия Федерациясе Федераль Собраниесе Дәүләт Думасы депутаты - эш төркеме җитәкчесе М.М.Галимәрдәнов исеменнән Татарстан Республикасы Президенты Р.Н. Миңнеханов адресына республиканың эшләмәүче халкын индивидуаль яклау чаралары белән тәэмин итүне финанслау мәсьәләсен хәл итү зарурлыгы турында хат җибәрү хакында карар кабул ителде. Моннан тыш, ФМП кураторларының Татарстан Республикасы икътисадына федераль бюджет акчаларын җәлеп итү буенча киләчәк эшчәнлегенең нәтиҗәлелеген арттыруга юнәлдерелгән карарлар кабул ителде.

Татарстан Республикасы икътисадына федераль бюджет акчаларын җәлеп итү мәсьәләсе буенча 12 нче эш төркеменең чираттагы утырышы 2014 елның мае азагында уздырылачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International