Ведомствоара комиссия утырышында

2014 елның 6 мае, сишәмбе

2014 елның 5 маенда Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетында Татарстан Республикасы башкарма хакимияте органнары белән дәүләт контролен (күзәтчелеген) гамәлгә ашыручы федераль башкарма хакимияте органнарының территориаль органнары һәм Татарстан Республикасында җирле үзидарә органнары арасында хезмәттәшлекне оештыру мәсьәләләре буенча ведомствоара комисся утырышы уздырылды.

“Татарстан Республикасының мөнәсәбәт белдерү актларының җыелма реестры” Татарстан Республикасы дәүләт мәгълүмат системасы турында” Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының 23.08.2014 № 593 карарын гамәлгә ашыру һәм бу системаны сынап карау хакындагы нотык белән Татарстан Республикасы юстиция министрының беренче урынбасары С.Н.Столяров чыгыш ясады.

Нотыкта Татарстан Республикасының мөнәсәбәт белдерү актларының җыелма реестры эшен яхшырту мәсьәләләре һәм тәкъдимнәр билгеләнде, аларны гамәлгә ашыруның мөмкин юллары буенча фикер алышынды. Шулай ук нотыкта “Дәүләт контролен (күзәтчелеген) һәм муниципаль контрольне гамәлгә ашырганда юридик затларның һәм индивидуаль эшкуарларның хокукларын яклау турында” 2008 елның 26 декабрендәге 294-ФЗ номерлы Федераль закон белән регламентланмаган хокук бозулар фактлары буенча Мөнәсәбәт белдерү актларының җыелма реестрына кертүнең нәтиҗәлелеге мәсьәләсенә игътибар бирелде.

Ведомствоара комиссия утырышы йомгаклары буенча Мөнәсәбәт белдерү актларының җыелма реестры эшен киләчәктә камилләштерү, гражданнарның киң даирәсе өчен аның ачыклыгын, шулай ук кулланудагы уңайлыгын арттыру зарурлыгы турында карар кабул ителде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International