Бөек Ватан сугышы ветераннарына түләүсез юридик ярдәм күрсәтү

2014 елның 7 мае, чәршәмбе

2014 елның 7 маенда 1941 - 1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 69 еллыгын бәйрәм итәр алдыннан “Татарстан Республикасында гражданнарга түләүсез юридик ярдәм күрсәтү турында” Татарстан Республикасы Законы кысаларында Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгы тарафыннан Бөек Ватан сугышы ветераннарына түләүсез юридик ярдәм күрсәтү оештырылды.

Бөек Ватан сугышы ветераннарына түләүсез юридик ярдәм күрсәтүдә адвокатлар һәм Россия Федерациясе пенсия фондының Татарстан Республикасы буенча бүлеге, Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгы, Татарстан Республикасы Халыкны эш белән тәэмин итү, хезмәт һәм социаль яклау министрлыгы, Татарстан Республикасы Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министрлыгы белгечләре катнашты.

Түләүсез юридик ярдәм сорап, 19 граждан мөрәҗәгать итте, асылда Бөек Ватан сугышы ветераннарының вәкаләтле вәкилләре иде.

Сораулар күбесенчә торак, гаилә, хезмәт законнарына, шулай ук пенсия һәм социаль тәэмин итү мәсьәләләренә кагылды. Барлык гражданнарга да хокукый консультация рәвешендә телдән җавап бирелде, 3 гражданга – язма хокукый консультация бирелде, 5 граждан өчен хокукый характердагы документлар төзелде (гаризалар, шикаятьләр).

Чара кысаларында гражданнарның татар телендә түләүсез юридик ярдәм алу хокукы гамәлгә ашырылды, 2 гражданга түләүсез тәрҗемәче хезмәте күрсәтелде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International