Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгы Татарстан Республикасы норматив хокукый актларының бердәм банкы бүлеге башлыгы вазыйфасына кадрлар резервына кертүгә конкурста катнашу өчен документлар кабул итү срогын 2014 елның28 маена кадәр озайта.
Квалификацион таләпләр: югары юридик белем, әйдәүче яисә өлкән төркем дәүләт граждан хезмәте вазыйфаларында кимендә ике ел дәүләт хезмәте стажы йә белгечлек, әзерлек юнәлеше буенча кимендә өч ел эш стажы.
Документлар Казан ш., Кремль ур., 16 йорт, 101 нче бүлмә адресы буенча кабул ителә. Дүшәмбе – пәнҗешәмбе 9.00 дан 18.00 гә кадәр, җомга 9.00 дан 16.45 кә кадәр, аш вакыты 13.00 дән 13.45 кә кадәр.
Вакантлы вазыйфаны биләп торуга дәгъвачыга карата куелган таләпләр, граждан хезмәтен узу шартлары, конкурсны үткәрү турында нигезләмә “Кадрлар сәясәте” бүлегенең "Конкурс документлары" бүлекчәсендә урнаштырылган.
Конкурс турында тулы мәгълүматны 292-38-15 телефоны аша белергә мөмкин.