2014 елның 7 маенда 1941-1945 еллар Бөек Ватан сугышында җиңүнең 69 еллыгына багышланган чаралар кысаларында Югары Ослан авылының “Яшүсмерләр-яшьләр клубы” ММУдә Татарстан Республикасы юстиция министры урынбасары М.М.Ибәтов, Татарстан Республикасы мәгълүматлаштыру һәм элемтә министры урынбасары А.Ф. Мөбәрәкшин һәм Татарстан Республикасы Югары Ослан районы Башлыгы М.Г.Зыятдинов Югары Ослан районы ветераннары белән очрашты.
Чара башланганчы ветераннарга хокукый ярдәм күрсәтелде, анда М.М.Ибәтов ветераннарны кызыксындыручы сорауларга җавап бирде.
Очрашуда ветераннар адресына бик күп җылы сүзләр һәм теләкләр яңгырады. Нык сәламәтлек, озын гомер, тынычлык, яеыннарының ярдәмен теләделәр ветеран-фронтовикларга, тыл хезмәтчәннәренә, фашист лагерьлары тоткыннарына, сугыш еллары михнәтләрен кичергән, Бөек Җиңүне якынайткан барлык кешеләргә.
Ветераннар Советы рәисе Р.С.Троицкаяга Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгы исеменнән тантаналы төстә бүләк тапшырылды.