2014 елның 8 маенда Татарстан Республикасы юстиция министры урынбасары М.М.Ибәтов Балтач муниципаль районында 1941-1945 еллар Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 69 еллыгына багышланган митингта катнашты.
Балтач муниципаль районының Чепья авылында узган тантаналы митинг барышында М.М. Ибәтов район ветераннрын һәм кешеләрен Җиңү көне белән котлады. Башкарма комитет җитәкчесе Р.И.Шакиров белән бергә М.М.Ибәтов җиңүче сугышчылар һәйкәленә чәчәк салды.
Моннан тыш, “Бердәм Россия” бөтенроссия сәяси партиясенең Татарстан региональ бүлекчәсе, Хәйрия эшчәнлеге мәсьәләләре буенча республика советы инициативасы буенча һәм Татарстан Республикасы Президенты Р.Н. Миңнеханов ярдәмендә гамәлгә ашырыла торган “Кадерле ветераныбыз” республика социаль-гуманитар проекты кысаларында М.М.Ибәтов, район җитәкчелеге белән берлектә, инвалидларны һәм ветераннарны урнаштыру өчен билгеләнгән палаталарны карап чыкты. Хәзерге вакытта сырхауханәдә ремонт бара, сугыш инвалидларына һәм ветераннарга уңайлы дәвалану өчен барлык шартлар тудырыла.
