Бөек Ватан сугышы ветераннарына хокукый ярдәм күрсәтү. Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгы һәрвакыт элемтәдә

2014 елның 9 мае, җомга

2014 елның 8 маенда Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгы хезмәткәрләре 1941-1945 еллар Бөек Ватан сугышында җиңүнең 69 еллыгын бәйрәм итү чаралары кысаларында Балтач муниципаль районы ветераннарына һәм тыл хезмәтчәннәренә хокукый ярдәм күрсәттеләр.

Министрлык белгечләре Балтач муниципаль районының «КЦСОН «Наз» МТЗ ГАУСО һәм ТР СС директоры Г.А. Әхмәдиева, Чепья авыл җирлеге Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары О.Е.Гаврилова белән берлектә ветераннар А.И.Захаров (1924 елгы), Н.К.Кондратьев (1919 елгы), О.И.Караваеваның (1921 елгы) өйләренә бардылар, алар 1941-1945 еллар Бөек Ватан сугышында җиңүнең 69 еллыгын бәйрәм итү чарасында катнаша алмадылар.
Сәламәтлекләре торышын исәпкә алып, Министрлык белгечләре аларга өйләрендә түләүсез юридик ярдәм күрсәтергә булдылар, алар теләсә кайчан белгечләргә шылтырата алсын өчен мобиль телефоннар бүләк иттеләр.

Моннан тыш, Министрлык белгечләре Балтач муниципаль районының «КЦСОН «Наз» МТЗ ГАУСО һәм ТР ССдагы сугыш ветераннарын һәм тыл хезмәтчәннәрен котладылар. Алар өчен бәйрәм чәе оештырдылар. Белгечләр ветераннарны кызыксындырган сорауларга җавап бирделәр, сугыш заманнары турында алар сөйләгәнне тыңладылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International