2014 елның 9 маенда Татарстан Республикасы юстиция министрының беренче урынбасары С.Н.Столяров Бөек Ватан сугышында җиңүнең 69 еллыгын бәйрәм итү буенча Балтач муниципаль районында уздырылган чараларда катнашты.
С.Н.Столяров район ветераннарын һәм кешеләрен Җиңү көне белән котлады, 1941-1945 еллар Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 69 еллыгына бәйле рәвештә Татарстан Республикасы Президенты Р.Н. Миңнеханов мөрәҗәгатен укыды. С.Н.Столяров һәм Татарстан Республикасы Балтач муниципаль районы башлыгы Р.Р.Нотфуллин һәлак булган сугышчылар истәлегенә чәчәк салдылар.
Аннары Бөек Ватан сугышы ветераннарын һәм тыл хезмәчәннәрен бәйрәм мәҗлесенә чакырдылар, анда район җитәкчелеге аларга тырыш хезмәтләре өчен рәхмәт белдерде, нык сәламәтлек һәм бәхет теләде.