2014 елның 13 маенда Татарстан Республикасы Дәүләт Советында Законлылык һәм хокук тәртибе комитеты утырышы уздырылды.
«Татарстан Республикасында җирле үзидарә органнарына административ хокук бозулар турында беркетмәләр төзергә вәкаләтле вазыйфаи затлар исемлеген билгеләү буенча Татарстан Республикасы дәүләт вәкаләтләрен бирү хакында” Татарстан Республикасы Законын гамәлгә ашыру буенча Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгы эше турында» гы нотык белән Татарстан Республикасы юстиция министры урынбасары М.М.Ибәтов чыгыш ясады.
Нотыкта җирле үзидарә органнары башкара торган эшнең торышы, аерым муниципаль районнарның югары күрсәткечләре чагылдырылды, шулай ук беркетмәләр төзергә вәкаләтле вазыйфаи затларының эшчәнлеге җитәрлек дәрәҗәдә булмаган муниципаль районнарга аерым игътибар бирелергә тиешлеге ассызыкланды.
Шулай ук нотыкчы билгеләп үткәнчә, Министрлык тарафыннан республика җирле үзидарә органнарының тапшырылган дәүләт вәкаләтләрен гамәлгә ашыруына мониторинг уздырыла, аларның нәтиҗәләре квартал саен видеоконференция режимында уздырылучы республика киңәшмәләрендә вәкаләтле затлар белән бергә карала. Моннан тыш, Министрлык җитәкчелеге һәм белгечләре республика муниципаль районнарына хокукый ярдәм күрсәтү өчен баралар.