Хокук мәсьәләләре буенча ведомствоара координация комитетытының Эксперт советы утырышы

2014 елның 14 мае, чәршәмбе

2014 елның 14 маенда Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгында Хокук мәсьәләләре буенча ведомствоара координация комитетытының Эксперт советы утырышы уздырылды, аны Татарстан Республикасы юстиция министрының беренче урынбасары С.Н.Столяров алып барды.

Утырышта 6 закон проекты каралды:

1. “Россия Федерациясенең аерым закон актларына үзгәрешләр кертү турында” федераль закон проекты (микрофинанс оешмалары эшчәнлеген җайга салу өлешендә) (әзерләүчесе – Татарстан Республикасы буенча Эчке эшләр министрлыгы) - хупланды;

2. «Татарстан Республикасы Экология кодексына үзгәрешләр кертү турында» (әзерләүчесе – Татарстан Республикасы Экология һәм табигать ресурслары министрлыгы) - хупланды;

3. “Татарстан Республикасы Конституциясенең 76 статьясына үзгәрешләр кертү турында” Татарстан Республикасы законы проекты (әзерләүчесе – Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгы) – хупланды, закон проектын Татарстан Республикасы Президенты Аппаратына җибәрергә дигән карар кабул ителде;

4. “Исерек килеш иҗтимагый урыннарда булган һәм үзе мөстәкыйль йөри алмый торган яисә тирә-юньне аңламый торган, медицина ярдәменә мохтаҗ булмаган затларга хезмәтләр күрсәтү турында” Татарстан Республикасы законы проекты (әзерләүчесе – Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгы) – закон проекты концепциясе хупланды, закон проектын килештерү өчен Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары Ю.З.Камалтыновка җибәрергә тәкъдим ителде;

5. «Мөслим муниципаль районы» муниципаль берәмлегенең һәм аның составындагы муниципаль берәмлекләрнең территорияләре чикләрен билгеләү һәм аларның статусы турында» Татарстан Республикасы Законына үзгәрешләр кертү хакында” Татарстан Республикасы законы проекты (әзерләүчесе – Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгы) – хупланды.
6. . «Зәй муниципаль районы» муниципаль берәмлегенең һәм аның составындагы муниципаль берәмлекләрнең территорияләре чикләрен билгеләү һәм аларның статусы турында» Татарстан Республикасы Законына үзгәрешләр кертү хакында” Татарстан Республикасы законы проекты (әзерләүчесе – Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгы) – хупланды.

1, 2, 5 һәм 6 нчы закон проектлары Хокук мәсьәләләре буенча ведомствоара координация комитетытына карау өчен кертеләчәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International