Татарстан Республикасы Аксубай һәм Яңа Чишмә муниципаль районнарында хокук бозуларны профилактикалау эшен оештыруны өйрәнү

2014 елның 16 мае, җомга

2014 елның 14-15 маенда Хокук бозуларны профилактикалау буенча Татарстан Республикасы Хөкүмәте комиссиясенең эш төркеме әгъзалары Татарстан Республикасы Аксубай һәм Яңа Чмшмә муниципаль районнарына бардылар.

Районнарга киләчәк эш сәфәрләренә бәйле рәвештә оештыру мәсьәләләрен хәл итү өчен Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгында бер көн алдан Хокук бозуларны профилактикалау буенча Татарстан Республикасы Хөкүмәте комиссиясенең эш төркеме утырышы уздырылды, аны Татарстан Республикасы юстиция министры урынбасары М.М.Ибәтов һәм Татарстан Республикасы буенча Эчке эшләр министрлыгының Татарстан Республикасы башкарма хакимияте органнары һәм җирле үзидарә органнары белән хезмәттәшлек бүлеге башлыгы Н.Ю.Котикова уздырды. Киңәшмәдә хокук бозуларны профилактикалау эшен өйрәнгәндә аеруча игътибар таләп итә торган мәсьәләләр билгеләнде: халыкның алкоголь продукциясен гаять күп куллануы һәм алкоголизмны профилактикалау, элек хөкем ителгән затларның гомуми җинаятьләр арасында кабат җинаять кылуларының чагыштырмасы, хокук саклау органнарының терроризмга һәм экстремизмга каршы көрәш чаралары.

Эш төркеме әгъзалары тикшерүләр барышында әлеге районнарда җирле үзидарә органнарының “2014 – 2020 елларга Татарстан Республикасында җәмәгать тәртибен тәэмин итү һәм җинаятьчелеккә каршы көрәш” дәүләт программасын раслау хакында” Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының 16.10.2013 № 764 карарын үтәү эшчәнлеген оештыруларын өйрәнделәр, Министрлык сайтындагы “Хокук бозуларны профилактикалау буенча Татарстан Республикасы Хөкүмәте комиссиясенең эш төркеме” бүлегендә урнаштырылган план-задание белән расланган юнәлешләр буенча хокук бозуларны профилактикалаучы субъектлар эшчәнлеген тикшерделәр.

Ике районда да хокук бозуларны профилактикалау эшен оештыруны өйрәнү нәтиҗәләре буенча шушы районнар башлыклары, җирлекләр башлыклары һәм профилактикалау субъектлары катнашында тикшерүләргә йомгак ясалды, анда хокук бозуларны профилактикалау субъектлары эшендә ачылган җитешсезлекләрне бетерү буенча тәкъдимнәр әйтелде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International