“Татарстан Республикасында юридик ярдәм күрсәтү һәм халыкка хокукый белем бирү системасын үстерү чаралары турында” Татарстан Республикасы Президентының №УП-156 Указы һәм “Татарстан Республикасында халыкка түләүсез юридик ярдәм күрсәтү турында” 02.11.2012 №73-ТРЗ Татарстан Республикасы Законы нигезендә Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгы, Россия юристлары ассоциясенең Татарстан төбәк бүлекчәсе белән берлектә, республика авылларында яшәүче гражданнарга түләүсез юридик ярдәм күрсәтү эшен дәвам итә.
Хокукый мәсьәләләр буенча гражданнарга консультацияләр бирү максатларында мобиль мәгълүмат-консультацион төркем төзелде, аңа министрлыклар һәм ведомстволар, оешмалар, аерым алганда, Татарстан Республикасы Президенты Аппараты, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Аппараты, Россия Федерациясе Президентының Татарстан Республикасындагы кабул итү бүлмәсе, Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгы, Татарстан Республикасы Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгы, Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министрлыгы, Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы, Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы, Татарстан Республикасы Муниципаль берәмлекләр советы, Татарстан Республикасы буенча Росреестр идарәсе, Татарстан Республикасы Федераль салым хезмәте идарәсе, Татарстан Республикасы буенча Россия Федерациясе Пенсия фонды бүлекчәсе, Татарстан Республикасы Адвокатлар палатасы һәм Нотариаль палатасы белгечләре кергән иде.
2014 елның 15 маенда әлеге төркем Кайбыч муниципаль районының Мәлкәй һәм Колаңгы авыл җирлекләрендә халыкка түләүсез юридик ярдәм күрсәтте. Анда Кайбыч муниципаль районы башлыгы урынбасары Р.Р.Хәялиев тә катнашты.
Барлыгы 52 кеше кабул ителде. Хокукый ярдәм 20 бюджет өлкәсе хезмәткәренә, 17 пенсионерга күрсәтелде, шул исәптән 3 инвалидка, башка өлкәләрдә эшләүче 8 гражданга һәм 7 эшсезгә.
Сорауларның күп өлеше Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министрлыгы вәкаләтләренә карый иде (10 кеше ), аерым алганда, югары технологияле дәвалауга җибәрү, ташламалы дарулар белән тәэмин итү, таныклау өчен МСЭКка җибәрү.
Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы белгечләренә төрле ташламалар алу, “Хезмәт ветераны” исемен алу, ТКХ буенча ташламалар алу, шифаханә һәм ял йортларына бару мәсьәләләре буенча мөрәҗәгать иттеләр (9 кеше).
Татарстан Республикасы буенча Россия Федерациясе Пенсия фонды бүлекчәсе вәкиле кабул итү барышында пенсия күләменә, эшләгән еллар өчен алдан пенсиягә чыгуга, иминият кертемнәре түләүгә кагылышлы мәсьәләләр буенча консультация бирде (9 кеше).
Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы мәктәпкәчә учреждениеләрне өстәмә рәвештә финанс белән тәэмин итү, опека һәм попечительлек мәсьәләләре буенча консультация бирде (6 кеше).
Татарстан Республикасы төзелеш, архитектура һәм ТКХ министрлыгы белгече – яшь гаиләләргә торак бирү, җир пайларын реализацияләү мәсьәләләре буенча (5 кеше).
Салым хезмәте белгечләре гражданнарга мөлкәткә салым күләме, мөлкәт салымы түләгәндә пенсионерларга һәм башкаларга ташламалар бирү мәсьәләләре буенча консультация бирде.
Адвокат һәм нотариус мораль зыян өчен түләттерү, җир кишәрлегенә милекчелек хокукын рәсмиләштерү, мирас, васыятьнамә, ышанычнамә рәсмиләштерү буенча аңлатмалар бирделәр.
Колаңгы авыл җирлеге башлыгы хуҗасыз күчемсез мөлкәтне милеккә рәсмиләштерү тәртибен аңлатуны сорап мөрәҗәгать итте.
Авыл кешеләре мөрәҗәгатьләренә квалифицияле консультацияләр бирелде.