WorldSkills Russia – 2014 эшче һөнәрләре чемпионатында

2014 елның 19 мае, дүшәмбе

Бүген Татарстан Республикасы юстиция министры Л.Ю. Глухова «WorldSkills Russia – 2014 милли чемпионаты»ның һөнәр осталары бөтенроссия конкурсының икенче чемпионатында булды, чемпионат “Казан ярминкәсе” ААҖдә уздырыла.

«WorldSkills Russia – 2014 милли чемпионаты»ның һөнәр осталары бөтенроссия конкурсының икенче чемпионаты Казанда 16 майдан алып 20 майга кадәр барачак. Анда илнең 40 регионынннан 450 егет һәм кыз катнашачак. Чемпионатта 35 комплект бүләк уйнатылачак, ярышларда җиңүчеләр 2014 елның октябрендә Франциядә узачак EuroSkills Европа чемпионатында Россия исеменнән чыгыш ясау хокукына ирешәчәк. 35 «призлы» белгечлекләрдән тыш, чемпионатта тагын өч конкурстан тыш дисциплина булачак – нефть бораулау, мәктәпкәчә балалар тәрбиячесе, икмәк пешерүче.

Катнашучылар эшен Россиядән һәм чит илләрдән 392 эксперт бәяләячәк. Катнашучылар Универсиада авылында яшиләр.

Ярышлар “Казан ярминкәсе” ААҖдә уздырыла. Монда сәнәгать предприятиеләре, бизнес, министрлыклар һәм ведомстволар вәкилләре белән семинарлар һәм түгәрәк өстәлләр алып барылачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International