2014 елның 17 маенда «Динамо» ЭЭМ спорт базасында Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгы һөнәр берлекләре беренчел оешмасы хезмәткәрләре "Профи-тур" республика спорт чарасында катнаштылар.
Чара сәламәт яшәү рәвешен популярлаштыру, хезмәт коллективларында массакүләм физкультура-савыктыру эшен үстерүдә һөнәр берлекләре ролен арттыру һәм хезмәткәрләрнең, аларның гаилә әгъзаларының иҗат һәм спорт мөмкинлекләрен камилләштерү өчен шартлар тудыру максатларында дәүләт учреждениеләре һәм җәмәгать хезмәт күрсәтүе учреждениеләре хезмәткәрләренең республика һөнәр берлеге комитеты тарафыннан оештырылды.
Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгыннан чарада 30 хезмәткәр һәм аларның гаилә әгъзалары катнашты.
Барлыгы спорт чарасында Татарстан Республикасының төрле министрлыкларыннан һәм ведомстволарыннан 20 команда (300дән артык кеше) катнашты. Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгы командасында 10 хезмәткәр иде, Нигезләмә нигезендә түбәндәге төрләр буенча ярышлар уздырылды: команда төзи торган квест, квадроциклларда ярышлар, һәвәскәр кыяга менүләр, лазертаг.
Балалар өчен аниматорлар катнашында аерым спорт конкурслары оештырылган иде.
Барлык чарада катнашучылар ярышлардан канәгать калды.
Ярышлар йомгаклары буенча Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгы командасы диплом һәм кыйммәтле бүләкләр алды.
Мондый чара традициягә әверелер дип ышанабыз!