Вакантлы вазыйфа биләүгә конкурс турында белдерү

2014 елның 20 мае, сишәмбе

Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгы дәүләт граждан хезмәтенең вакантлы вазыйфасын биләүгә конкурс игълан итә:
Татарстан Республикасы Казан шәһәре Вахитов суд районы буенча 4 нче суд участогы җәмәгать судьясы аппараты консультанты
Татарстан Республикасы Азнакай суд районы буенча 1 нче суд участогы җәмәгать судьясы аппараты консультанты
Квалификация таләпләре: «юриспруденция» белгечлеге буенча югары юридик белем булу.

Татарстан Республикасы Казан шәһәре Авиатөзелеш суд районы буенча 10 нчы суд участогы җәмәгать судьясы аппаратының 2 нче разрядлы өлкән белгече – канцелярия мөдире

Квалификация таләпләре: эшчәнлек юнәлешенә туры килә торган урта һөнәри белем яисә югары һөнәри белем.
Документлар 2014 елның 20 маеннан алып 9 июненә кадәр Казан ш., Кремль ур., 16 нчы йорт, 101 нче бүлмә адресы буенча кабул ителә. Дүшәмбе – пәнҗешәмбе 9.00 дан 18.00 гә кадәр, җомга 9.00 дан 16.45 кә кадәр, төшке тәнәфес 13.00 дән 13.45 кә кадәр.
Вакантлы вазыйфаны биләп торуга дәгъвачыга карата куелган таләпләр, граждан хезмәтен узу шартлары, конкурсны үткәрү турында нигезләмә "Конкурс документлары" бүлекчәсендә урнаштырылган.
Конкурс турында тулы мәгълүматны 292-38-15 телефоны аша белергә мөмкин.

Подробную информацию о конкурсе можно узнать по телефону 292-38-15.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International