Хокук мәсьәләләре буенча ведомствоара координация комитетытының Эксперт советы утырышында

2014 елның 23 мае, җомга

2014 елның 23 маенда Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгында Хокук мәсьәләләре буенча ведомствоара координация комитетытының Эксперт советы утырышы уздырылды, аны Татарстан Республикасы юстиция министры Л.Ю. Глухова алып барды.
Утырышта 11 закон проекты каралды:

1. Татарстан Республикасының аерым закон актларына үзгәрешләр кертү һәм Татарстан Республикасы закон актларының аерым нигезләмәләренең үз көчләрен югалтуын тану турында (әзерләүчесе – Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы) – хупланды;
2. “Татарстан Республикасы территориясендә гомуми файдаланудагы автомобиль һәм шәһәр җир өсте электр транспорты гамәлгә ашыра торган пассажирлар йөртүне оештыру турында” Татарстан Республикасы Законының 11 һәм 15 статьяларына үзгәрешләр кертү хакында (әзерләүчесе – Татарстан Республикасы Транспорт һәм юллар хуҗалыгы министрлыгы) (кабат) – хупланды;
3. Татарстан Республикасы дәүләт органнары һәм Татарстан Республикасы җирле үзидарә органнары эшчәнлеге турындагы мәгълүматны алу мөмкинлеген тәэмин итү хакында (әзерләүчесе – Татарстан Республикасы Мәгълүматлаштыру һәм элемтә министрлыгы) (кабат) – хупланды;
4. «Минзәлә муниципаль районы» муниципаль берәмлегенең һәм аның составындагы муниципаль берәмлекләрнең территорияләре чикләрен билгеләү һәм аларның статусы турында» Татарстан Республикасы Законына үзгәрешләр кертү хакында (әзерләүчесе –Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгы) – хупланды;

5. «Әгерҗе муниципаль районы» муниципаль берәмлегенең һәм аның составындагы муниципаль берәмлекләрнең территорияләре чикләрен билгеләү һәм аларның статусы турында» Татарстан Республикасы Законына үзгәрешләр кертү хакында (әзерләүчесе –Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгы) – хупланды;

6. «Бөгелмә муниципаль районы» муниципаль берәмлегенең һәм аның составындагы муниципаль берәмлекләрнең территорияләре чикләрен билгеләү һәм аларның статусы турында» Татарстан Республикасы Законына үзгәрешләр кертү хакында (әзерләүчесе –Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгы) – хупланды;

7. «Тәтеш муниципаль районы» муниципаль берәмлегенең һәм аның составындагы муниципаль берәмлекләрнең территорияләре чикләрен билгеләү һәм аларның статусы турында» Татарстан Республикасы Законына үзгәрешләр кертү хакында (әзерләүчесе –Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгы) – хупланды;

8. «Кукмара муниципаль районы» муниципаль берәмлегенең һәм аның составындагы муниципаль берәмлекләрнең территорияләре чикләрен билгеләү һәм аларның статусы турында» Татарстан Республикасы Законына үзгәрешләр кертү хакында (әзерләүчесе –Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгы) – хупланды;

9. «Ютазы муниципаль районы» муниципаль берәмлегенең һәм аның составындагы муниципаль берәмлекләрнең территорияләре чикләрен билгеләү һәм аларның статусы турында» Татарстан Республикасы Законына үзгәрешләр кертү хакында (әзерләүчесе –Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгы) – хупланды;

10. «Спас муниципаль районы» муниципаль берәмлегенең һәм аның составындагы муниципаль берәмлекләрнең территорияләре чикләрен билгеләү һәм аларның статусы турында» Татарстан Республикасы Законына үзгәрешләр кертү хакында (әзерләүчесе –Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгы) – хупланды;

11. «Чирмешән муниципаль районы» муниципаль берәмлегенең һәм аның составындагы муниципаль берәмлекләрнең территорияләре чикләрен билгеләү һәм аларның статусы турында» Татарстан Республикасы Законына үзгәрешләр кертү хакында (әзерләүчесе –Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгы) – хупланды;

Барлык закон проектлары да Хокук мәсьәләләре буенча ведомствоара координация комитетыты каравына кертелде.

Моннан тыш, 2 нче һәм 3 нче закон проектын Татарстан Республикасы Прокуратурасы белән килештерүгә җибәрелде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International