Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгы дәүләт граждан хезмәтенең вакантлы вазыйфасын биләүгә конкурс игълан итә:
Татарстан Республикасы Чистай суд районы буенча 2 нче суд участогы җәмәгать судьясы аппаратының суд утырышы секретаре
Татарстан Республикасы Казан шәһәре Вахитов суд районы буенча 1 нче суд участогы җәмәгать судьясы аппаратының суд утырышы секретаре
Татарстан Республикасы Чмстай суд районы буенча җәмәгать судьлары аппараты консультанты – 2 берәмлек
Татарстан Республикасы Казан шәһәре Вахитов суд районы буенча 1 нче суд участогы җәмәгать судьясы аппараты консультанты
Квалификация таләпләре: «юриспруденция» белгечлеге буенча югары юридик белем булу.
Документлар 2014 елның 23 маеннан алып 12 июненә кадәр Казан ш., Кремль ур., 16 нчы йорт, 101 нче бүлмә адресы буенча кабул ителә. Дүшәмбе – пәнҗешәмбе 9.00 дан 18.00 гә кадәр, җомга 9.00 дан 16.45 кә кадәр, төшке тәнәфес 13.00 дән 13.45 кә кадәр.
Вакантлы вазыйфаны биләп торуга дәгъвачыга карата куелган таләпләр, граждан хезмәтен узу шартлары, конкурсны үткәрү турында нигезләмә "Конкурс документлары" бүлекчәсендә урнаштырылган.
Конкурс турында тулы мәгълүматны 292-38-15 телефоны аша белергә мөмкин.