Җирле үзидарә органнарына методик һәм консультацион ярдәм күрсәтү турында

2014 елның 27 мае, сишәмбе

2014 елның 23 маенда җирле үзидарә органнарына 2014 елның 1 кварталына методик һәм консультацион ярдәм күрсәтү буенча Татарстан Республикасы муниципаль районнарына баруның расланган графигы нигезендә Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгы белгечләре Татарстан Республикасы Апас һәм Буа муниципаль районнарына бардылар.

Районнарда булганда җирле үзидарә органнары җитәкчелеге һәм район башлыкларының коррупциягә каршы көрәш буенча ярдәмче җаваплы хезмәткәрләре, юридик хезмәтләр белгечләре, терроризмга каршы комиссияләр секретарьләре, җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре палаталары вәкилләре катнашында эшче киңәшмәләр уздырылды.

Җирле үзидарә органнарының нормалар иҗат итү мәсьәләләре буенча, шул исәптән милләтара һәм диниара мөнәсәбәтләр өлкәсендә, норматив хокукый актларны рәсми бастырып чыгаруга кагылышлы мәсьәләләр буенча, шулай ук законсыз читләштерелгән җир кишәрлекләрен һәм хуҗасыз мөлкәтне милеккә кайтару буенча фикер алышынды. Җирле үзидарә органнары тарафыннан әлеге эшләрне оештыру өчен шушы мәсьәләләренең актуальлегенә бәйле рәвештә Министрлык муниципаль районнар һәм шәһәр округлары башлыклары исеменә милләтара һәм диниара мөнәсәбәтләр өлкәсендә законнар нигезләмәләрен гамәлгә ашыру өлешендә хатлар әзерләде һәм җибәрде.

Киңәшмәдә муниципаль хезмәткәрләргә җирле үзидарә турындагы законнар яңалыклары хакында сөйләделәр, аерым алганда, “Россия Федерациясе субъектлары дәүләт хакимияте органнарының, җирле үзидарә органнарының һәм аларның милләтара мөнәсәбәтләр өлкәсендәге вазыйфаи затларының вәкаләтләрен һәм җаваплылыгын билгеләү өлешендә Россия Федерациясенең аерым закон актларына үзгәрешләр кертү турында” 2013 елның 22 октябрендәге 284-ФЗ номерлы Федераль законны кабул итүгә бәйле рәвештә.

Җирле үзидарә органнарына муниципаль берәмлекләр уставларына һәм муниципаль хезмәткәрләрнең хезмәттәге тәртибенә карата таләпләр өстәү өлешендә бүтән норматив хокукый актларга, муниципаль хезмәткәрләрнең вазыйфаи регламентларына тиешле үзгәрешләр кертергә тәкъдим ителде.

Республикада милләтара һәм динара мөнәсәбәтләрне ныгыту мәсьәләсенең актуальлегенә бәйле рәвештә җирле үзидарә органнарына дини оешмалар, эчке эшләр органнары Һәм Россия Федерациясе Юстиция министлыгының Татарстан Республикасы буенча идарәсе белән эшләү өлешендә үзара хезмәттәшлек урнаштырырга тәкъдим ителде. Шулай ук районнар планнарына экстремизмга һәм терроризмга каршы көрәш буенча чит илләрдән килгән затларны муниципаль берәмлекләрнең иҗтимагый-мәдәни тормышына җәлеп итү буенча чаралар кертү тәкъдим ителде.

     

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International